Баулыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза торган «Созвездие - Йолдызлык 2021» эстрада сәнгате республика яшьләр фестиваленең беренче зона этабы тәмамланды.
Быел фестиваль Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланды. Беренче зона этабын Баулы районы кабул итте. Өч конкурс көне дәвамында Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Әлмәт, Лениногорск һәм Баулы районнарыннан 700 гә якын талантлы кыз һәм малай чыгыш ясады.