Татарстанлылар «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Әлеге кушымта ярдәмендә Урман хуҗалыгының Федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча, аңа фотосурәтне беркетеп һәм вакыйга урынының координаталарын күрсәтеп, хәбәр җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш, кушымтада Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм “Авиаурмансагы” ФБУ яңалыклары, белешмә документлары да бар, картада региональ диспетчерлык хезмәтләре, урманнарны авиация ярдәмендә саклауның төбәк учреждениеләре һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтле башкарма хакимият органнары билгеләнгән.

Әлеге кушымта бушлай. Аны Google Play, App Store һәм Windows Storeдан алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International