Баулы районы мәгариф хезмәткәрләре йөзүдә ярышты

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Мәгариф хезмәткәрләренең Спартакиадасы кысаларында, мәгариф хезмәткәрләре арасында профсоюз оешмасы призларына ярыш узды.

Ярышта төрле яшь категориясендәге 29 кеше көч сынашты. 
Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр: 35 яшькә кадәрге категориядә - Уланова Юлия, 5нче мәктәп; 35 - 50 яшьлекләр - Иванова Оксана, Александровка; 51 яшьтән өлкәнрәкләр - Гыйбадуллина  Альбина, Кызылъяр урта мәктәбе.

Ир-атлар арасында беренче урыннарны Бурачковский Александр (Баулы аграр көллияте); Сәлахов Илдар (1нче урта мәктәп) алды. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International