«Пегас» спорт-патриотик яшүсмерләр клубы автоузышчылары Татарстанның көньяк-көнчыгышы Кубогының Лениногорск шәһәрендә узган алтынчы этабында уңышлы чыгыш ясадылар.
Ярышларда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән 88 пилот катнашкан. Баулының яшь картингистлары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Рушан Шәйхуллин «Ротакс-Макс-Юниор» классында көмеш медальгә ия булды. “Хонда-Б” классында өченче урынны Айвар Ваһапов яулады. Шулай ук бронза медальләргә Эмиль Алаев ("Ротакс-Макс-Юниор" классында) һәм Денис Романов ("Кадет") лаек булды.
Бу юлы Баулы «Пегас» командасы дүртенче команда урынын алды.