ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2021 ел
сишәмбе

Баулыда Октябрь мәйданында Республика көнен бәйрәм иттеләр.


28
август, 2021 ел
шимбә

4 сентябрь көнне баулылар Баулы нефтенең 75 еллыгын, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен, Баулы шәһәре көнен билгеләп үтәчәк.


27
август, 2021 ел
җомга

Шундый девиз астында 4 сентябрьдә Татарстанның 9 районында яшәүчеләр үз шәһәрләрендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәк.

30 августта Баулыда Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар узачак.

Мобиль кабул итү бүлмәләре үз эшен быелның 28 июленнән башлады. Алар республиканың берничә районын йөреп чыктылар, чират безнең районга да килеп җитте. Бүген күчмә кабул итү бүлмәсе Покров- Урыстамак авылында булды.

"Баулыны берләштереп" проекты Бөтенроссия конкурсында кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында җиңде.

Яңа уку елы башлануга санаулы көннәр калып бара. Бу атнада махсус комиссия мәктәп автобусларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде.

Баулы шәһәре аша «Урыссу Чаллы-Урыссу» муниципальара маршруты буенча пассажирлар йөртү тормышка ашырыла.

Үзмәшгульлекне популярлаштыру, финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү, эшкуарлар активлыгы һәм үзмәшгуль гражданнарны Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән субсидияләр алу өчен документлар бирүгә әзерләү максатында, 2021 елның 1 сентябреннән 20 сентябренә кадәр төбәктә бушлай онлайн-укыту программасы тормышка ашырыла.

1 нче спорт мәктәбенә капиталь ремонт «Татарстан Республикасы спорт объектларын капиталь ремонтлау» программасы буенча үткәрелә. Бу максатларга 34 миллион сум акча бүлеп бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International