Үзмәшгульлекне популярлаштыру, финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү, эшкуарлар активлыгы һәм үзмәшгуль гражданнарны Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән субсидияләр алу өчен документлар бирүгә әзерләү максатында, 2021 елның 1 сентябреннән 20 сентябренә кадәр төбәктә бушлай онлайн-укыту программасы тормышка ашырыла.
Программа 12 дәрестән торган 3 атналык укуны күздә тота, алар проектларны дөрес рәсмиләштерүгә һәм үзмәшгульләрне субсидия алуга әзерләүгә юнәлтелгән. Очрашу барышында ресурслар белән тәэмин итү, финанс һәм юридик аспектлар, продукцияне сату ысуллары, маркетинг һәм бизнес-планлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән үзмәшгульләр катнаша ала.
https://forms.gle/vgZoubeuoRgUJakU8. теркәлү өчен сылтама 31 августка кадәр гамәлдә.
Барлык оештыру мәсьәләләре буенча 8-903-314-50-27 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.