Баулыда «Минем депутат» мобиль кабул итү бүлмәләре үз эшен дәвам итә

2021 елның 27 августы, җомга

Мобиль кабул итү бүлмәләре үз эшен быелның 28 июленнән башлады. Алар республиканың берничә районын йөреп чыктылар, чират безнең районга да килеп җитте. Бүген күчмә кабул итү бүлмәсе Покров- Урыстамак авылында булды.

Бу атнада ул 2 авылда - Новозареченск һәм Покров-Урыстамакта булды. Авыл кешеләренең проблемалар белән уртаклашу һәм депутатлыкка кандидат белән иң актуаль мәсьәләләр турында сөйләшү мөмкинлеге бар иде.

Кешеләр авылдагы суның, юлларның сыйфатына, урамнарны яктыртуга һәм төзекләндерүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Халыкның барлык сораулары язып алынды һәм электрон базага кертелде.

 Айгөл Габдрафикова.

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International