Баулы спорт мәктәбендә капиталь ремонт кайчан тәмамланачак?

2021 елның 27 августы, җомга

1 нче спорт мәктәбенә капиталь ремонт «Татарстан Республикасы спорт объектларын капиталь ремонтлау» программасы буенча үткәрелә. Бу максатларга 34 миллион сум акча бүлеп бирелде.

1 нче спорт мәктәбе бинасы 1960 елда төзелгән булган.  Бу вакыттан бирле капиталь ремонт ясалмаган. Әлеге вакытта монда эш кайный.  Билгеле булганча, ремонт февральдә башланды. Бина тыштан да, эчтән дә үзгәрәчәк. Аны ачу октябрь аенда булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International