Баулыда мәктәп автобусларын тикшерделәр

2021 елның 27 августы, җомга

Яңа уку елы башлануга санаулы көннәр калып бара. Бу атнада махсус комиссия мәктәп автобусларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде.

Баулы районында барлыгы 11 мәктәп автобусы авыл балаларын мәгариф учреждениеләренә илтә. Бүгенге көндә аларның барысы да техник тикшерүләр узды.

Комиссия аларның төзеклеген, салоннарның чисталыгын, янгын сүндерү җайланмалары, техник күзәтү талоннары, иминият таныклыклары булуын тикшерде. 

Барлык мәктәп автобуслары бензин һәм дизель ягулыгында йөри, балаларны газда эшләүче транспортта йөртү тыелган. 

Ләйсән Галимова.

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International