ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга

Физкультура коллективлары район спартакиадасы кысаларында 15нче гыйнвардан алып 14нче февральгә кадәр Баулыда шахмат ярышлары үткәрелде. Бер ай барган ярышлар тәмам, җиңүчеләр билгеле булды.


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
22 февраль Баулы районында гомум тавыш бирү көне дип игълан ителде. Районның барлык авыл җирлекләрендә 2015 елга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдумнар узачак.

Баулы ГХАТ  бүлегендә  районның 16  яшь егет һәм кызына  тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды.

17 апрель көнне, Баулы Үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә татар халкының күренекле классик шагыйре Һади Такташ иҗатына багышланган “Татарның бөек улы” дип исемләнгән әдәби кичә булып узды. Әлеге кичәгә Баулының 6-нчы мәктәп 11 класс укучылары чакырылды.
12 февраль көнне Алексеевка авыл китапханәсендә Әдәбият елына багышлап Ирина Мурзакованың “Минем яратакан китапларым” дип аталган Китап укучы бенефисы үткәрелде. 

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
17 февраль көнне Балалар үзәк китапханәсендә Туган якны өйрәнү клубының чираттагы утырышы узды. Утырышның темасы – Баулы шәһәренең урамнар исемнәре.

Бу атна азагында баулылылар өч көн ял итәчәк.

16 февраль көнне Александровканың урта гомүм белем алу мәктәбендә “Китап уку өчен 2015 секунд” акциясе узды. Әдәбият елына багышлан чараны рус теле һәм әдәбият укытучысы Е.А.Денисова һәм Александровка авылының китапханәчесе С.В.Пахомова бергә әзерләп уздырдылар.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

10 февральдә районда “Җәяүлеләр юл кичүе” декадасы башланды.

Быелгы кышта шәһәрдән 1000 кубометрга якын кар чыгарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International