Җәяүлеләр - игътибар үзәгендә

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Динар Исхаков әйтүенчә, “Җәяүлеләр юл кичуе” акциясе барышында җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүенә генә түгел, ә машина йөртүчеләрнең җәяүлеләр юл кичүе аша үтү кагыйдәләрен үтәвенә дә игътибар ителәчәк.

Статистика күрсәткәнчә, җәяүлеләр юл кичүендә кешеләрне бәрдерү 90 проценттан артыграк очракта транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән була. Гыйнварда гына да Татарстанда җәяүлеләр юл кичүендә кеше бәрдерүнең 47 очрагы теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 50 кеше җәрәхәт алган. Баулыда 2015 елда андый очраклар булмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International