“Китап уку өчен 2015 секунд” акциясе

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Акциядә катнашучылардан “2015 секундта ничә минут?” дигән сорау бирелде, презентация күрсәтелде. 11 сыйныф укучылары А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Л.Н.Толстой, Н.В.Гоголь тормышларынан һәм иҗади юларыннан кызыклы фактлар сөйләделәр.

Соңыннан Әдәбият елына багышланган акция башланды. Бар катнашучылар үзләре белән алып килгән иң яраткан китапларын 33 минут тынлыкта укып утырдылар. 

Укучыларга шулай итеп китап уку ошады, акция уңышлы үтте.


bavly-cbs.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International