Кичә төзекләндерү һәм яшелләндеру идарәсе хезмәткәрлере Баулының үзәк мәйданындагы яңа ел конструкцияләрен сүтеп, андагы карны төяп чыгардылар. Юлларга һәм тротуарларга сибү өчен әзерләнгән ком һәм тозның яртысыннан күбрәге инде файдаланылган. Шулай да, предприятие директоры Зөфәр Гыйниятов сүзләренә караганда, яз иртә килсә, бозлавык һәм юлсызлык була калса, өч тонна тоз запасы бар.