ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Бик кирәк булган очракта пенсионер сорауы буенча Россиянең пенсия фонды идарәсе белән пенсия күләме билгеләнүе турында вәсикә бирелә.

Февраль аенда безнең районда уенның мәктәп, мартта – район этаплары узды. 14 апрель көнне исә Баулыда “Аҗаган-2015” республика уенның зональ этабы үтте. Катнашкан төркемнәр арасында муниципаль этапның җиңүчеләре – Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнары.

Бүген Кзыл-Яр авылында яшәүче Рәшидә Гәниуллина үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтә.

2015 нче елның 14 нче апрелендә Баулы  районы ГХАТ бүлегендә туу турындагы 100 нче акт теркәлде. 

13 апрель көнне 6нчы санлы мәктәптә “Космос офыкларына сәяхәт” темасына “Бәхетле очрак” дигән уен узды.

9 Май көнне безнең илдә Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтеләчәк.
Гомумән Татарстан буенча апрельнең беренче атнасында ВИЧ белән авыруының 25 очрагы теркәлгән.
Татар Кандыз авылының мәдәният йортында Россиядә әдәбият елына багышланган Әдәбият һәм сәнгать дөньясында” әдәби-музыкаль кичә үтте.
Баулы районы башлыгы Р.Х.Гатиятуллин һәм Баулы район хастәханәсе баш табибы Г.В.Алексеев Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранны Әсхәт Гиниатуллинны юбилей медаль белән бүләкләделәр. Бүгенге көндә ул Казан шәһәрендә яши.
6 апрельдән мәктәптә туган тел айлыгы үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International