Әсхәт Гиниатуллович күп еллар район хастаханәсендә хирург булып хезмәт иткән. Нәкъ аның ярдәмендә районда хирургия бүлеге барлыкка килде, хирургия кадрлары әзерләнде. Йөрәк, үпкәләр яралану вакытында, шеш булганда ашказанның кушучы резекция очракларында операцияләр кертелгән.
Сугыш елларында Әсхәт Гиниатуллович санитария бүлегенең командиры булган. Фронтта ике тапкыр яраланган. Сугышта казанышлары өчен күптөрле орден-медальләр белән бүләкләнгән.
Бүгенге көндә отставкада булган медицина хезмәте майоры, медицина фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган табибы Әсхәт Гиниатуллович Гиниатуллин Казан шәһәрендә яши.
Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе