10 апрель көнне Кзыл-Яр авыл китапханәсендә 4 сыйныф укучылары өчен “Зур сугышның кечкенә баһадирлары” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Чарада безнең илебез көчле булуы турында сөйләнелде.
Укучылар шулай ук камауланган Ленинград балалары булган пионерлар батырлыклары турында тыңладылар, шигырьләр сөйләделәр. Чара барышында “Сугыш чоры балалары” презентациясе каралды. Дәрес азагында бәйгенамә оештырылды, китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Барлыгы дәрестә 10 укучы булды, 11 китап таратылды.
Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе