Уенның тантаналы ачылуы универсаль спорт залында булды. Катнашучыларны Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм ветераннар советы рәисе Марат Гобайдуллин сәламләделәр.
Ярышлар программасына 7 этап кертелгән.
Бәйгеләр нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр киләсе тәртиптә билгеләнделәр: 3 урын – Лениногорск районы, 2 урын – Баулы районы, 1 урын – Бөгелмә районы. 1 һәм 2 урыннар яулаган төркемнәр республика уенының финалында катнашачаклар.
Баулы районы мәгариф бүлеге
Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе