Баулы районы ГХАТ бүлегендә туу турында 100-нче акт теркәлде

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Илдар һәм Римма Сөләймәновлар гаиләсендә икенче бала дөньяга килде. Бәхетле әти-әни  кызларына Аделина дигән исем бирделәр.  Аделина исеме  иске герман телендә “хуш исле” не аңлата, башка мәгънәләре – “намуслы”, “гадел”, “гүзәл”.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова бәхетле ананы чын күңелдән котлап  баланың беренче документын тапшырды, Ана капиталын алу тәртибе белән таныштырды.

 


ГХАТ бүлеге

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International