ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
“Кәләшләр вальсы-2015” республика конкурсы уздырыла

May9.ru рәсми сайты социаль челтәрләрдә “Безнең героебыз” акциясе старт алганын хәбәр итә. Акция яшь буынга фронтта һәм тылда булган үз туганнары, якыннары, таныш булганнары турында сөйләргә тәкъдим итә.

Порталның әлеге төренә күчәр өчен өске баш битнең уң почмагында урнашкан төймәгә басырга кирәк.

24 апрель көнне 18:00 Баулы китапханәсендә “Җиңү язы” кичәсе үткәрергә ниятләнә.


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
13 апрель көнне Баулы районында Баулы- Октябрьский юлында юл һәлакате булды. Транспорт чарасы кюветка очты. Юл һәлакате сәбәбе һәм җәфа чиккәннәр саны әлегә аныклана.

12 апрель көнне Бәләбәй шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Россия турниры узды.

Бүген Баулыда яшәүче дүрт тылчыга Татарстанның Дәүләт советы депутаты Альберт Хабибуллин Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләр һәм Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырды.

Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышлап Фәнис Яруллин музеенда “Әткәм төсе тыныч көннәрдә” хәтер кичәсе үткәрелде.

14-20 апрель көннәрендә шәһәр музеенда миләүшә чәчкәләре күргәзмәсе үтәчәк.

Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 210 тапкыр чыктылар, шуның 205 очрагында ярдәм күрсәтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International