Россия көне иң яшь, иң патриотик бәйрәм. Шушы бәйрәм көне алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә 25 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды.
Татар Кандызы авылында нефтьчеләр ярдәме белән тиешле булмаган урында оештырылган өч гектарга сузылган чүплек юк ителгән. Киләчәктә бу урынга агачлар утыртырга исәп тоталар. Тагын да кыр эшләре барышы һәм башка мәсьәләләр хакында аппарат киңәшмәсендә сөйләнде.
1 июнь-Балаларны яклау көне уңаеннан, Томбарлы мәдәният йорты каршында балалар өчен “Сабантуй балкышы” дип исемләнгән чара үткәрелде.Бәйрәмне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре үткәрде.
Баулы шәһәрендә яшәүче Геннадий Василий улы һәм Мария Алексей кызы Макаровлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Баулы районы Татар Кандызы авылында «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үткәрелде.
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырырады. 2015-2016 нчы уку елын 16- 9 нчы сыйныф укчысы һәм 13- 11 сыйныф укучысы тәмамлый.
Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә узган аппарат киңәшмәсендә көнкүреш калдыкларын чыгару, юлларны ремонтлау, Сабантуй бәйрәменә әзерлек хакында сүз барды.
Гимназиядә булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен оештыру җыелышы узды. Биредә уку йорты һәм аның укыту-тәрбияви эше, сыйныф җитәкчесе, гимназиянең традицияләре белән танышу булды.
Кичә Биектау районының «Иске Казан» музей тыюлыгында «Иске Казан түгәрәк уены» фестиваль-конкурсының йомгаклау концерты узды. Беренче урын яулаучылар арасында – Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының «Тальянка» халык ансамбле.
Бүген илебездә алдан тавыш бирү көне. Баулы районында сигез хисап участогы эшли, шул исәптән аның дүртесе авылларда.