Россия көне алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә 25 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды.

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Россия көне иң яшь, иң патриотик бәйрәм. Шушы бәйрәм көне алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә 25 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды.

 ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова яшьүсмерләрне Россия көне бәйрәмене, паспорт тарихы белән таныштырды. Яшь гражданнарны  Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина котлады һәм паспортлар тапшырды. Һәр яшьүсмергә бөек ил өчен горурлык билгесе булган триколор лентасы тапшырылды.

Яшьүсмерләрнең  чарага  әти-әниләре, әби-бабалары  белән килүләре шатландыра. Чөнки бу  - гаиләдә   мәхәббәт, хөрмәт, аңлашу барлыгын аңлата.  Без үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында  мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International