Баулы районы Татар Кандызы авылында «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үткәрелде.
Быел унберенче сыйныфны дүрт укучы, тугызынчы сыйныфны сигез укучы, беренче сыйныфны алты укучы тәмамлады. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә ата-аналар, ветеран укытучылар, авыл җирлеге идарәсе башлыгы Мәхмүт Насибуллин, район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Лилия Свежинкина катнашты.
Беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары матур итеп чыгыш ясадылар.