Баулы шәһәрендә яшәүче Геннадий Василий улы һәм Мария Алексей кызы Макаровлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярлар – сугыш чоры балалары, күпләр кебек авыл басуларында һәм төзелештә эшләгәннәр. Авыр тормыш итүгә карамастан, алар рухи яктан сынмаган-сыгылмаган, ярдәмчеллек, тырышлык, мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатларны саклап кала алганнар. Макаровлар гаиләсе күпсанлы бүләкләргә һәм мактау билгеләренә лаек.
Бу тантаналы көнне, юбилярларны ГХАТ бүлегенең баш белгече
А. Ахметова, Баулы инвалидлар җәмгыяте вәкиле Т. Карачарова котладылар, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.