Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырырады. 2015-2016 нчы уку елын 16- 9 нчы сыйныф укчысы һәм 13- 11 сыйныф укучысы тәмамлый. Бәйрәмебездә укучыларга котлау сүзләрен Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гузаиров Ильяс Исмагыйл улы һәм Татарстан Республикасы Президенты аппаратының баш советнигы Ямалнеев Ильнур Мирзаг улы җиткерде.
Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка , олы дөньяга юлланган гаҗәп матур да, тыңгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның укытучылары белән хушлашу авазы. Чыгарылыш сыйныф укучыларына гимназия коллективы зур уңышлар теләп кала.
4нче номерлы гимназия