Баулы гармунчылары – республика фестивале лауреатлары

2016 елның 22 мае, якшәмбе

Кичә Биектау районының «Иске Казан» музей тыюлыгында «Иске Казан түгәрәк уены» фестиваль-конкурсының йомгаклау концерты узды. Беренче урын яулаучылар арасында – Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының «Тальянка» халык ансамбле. 

Җиденче ел үткәрелә торган бу конкурста татар милли уеннары, җырлары, гореф-гадәтләре башкарыла. Халкыбызның онытылып бара торган уеннарын, йолаларын яңартучы бу фестивальдә Татарстанның 29 районыннан 59 фольклор коллективы катнашты.

Баулы районы данын бу фестиваль-конкурста Зәйтүн Муллаянов җитәкчелегендәге «Тальянка» халык ансамбле яклады. Әлеге коллектив беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. 

 

 

Хезмэткэ дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International