ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

18 сентябрьдә, сәгать 10да Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты концертлар залында ветераннар арасында “Балкыш” үзешчән башкаручылар район фестиваленең сайлап алу туры була.


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

18 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.

Быел Баулыда “Җирле әһәмияттәге юлларны, вак таш-ком катнашмасы җәеп, норматив хәлгә китерү” программасы буенча юлларны ремонтларга 20 миллион сум акча салынган булган. Агымдагы елда әлеге программа буенча авылларда һәм шәһәрдәге ике урамда җирле әһәмияттәге юллар ремонтланган.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Шимбә, 15 сентябрьдә, Бөтендөнья чисталык көне узачак.


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Баулы шәһәрендә күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт бара. Бүгенге көндә эшләрнең 85 процентыннан артыгы башкарылган.

Баулы районында ашлык суктыру 87 процентка үтәлгән. 52,3 мең тонна икмәк урып-җыелган. Уңыш гектарыннан уртача 21 центнер тәшкил итә.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстанда сентябрь аномаль җылы булачак. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевка сылтама белән РБК хәбәр итә.

Баулы районы Кызылъяр авылы мәдәният йортында Республика көненә, Авыл көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Мортаза авылында мәдәният йорты төзү ахырына якынлашып килә. Эшләрнең 90 проценты башкарылган.

Август аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде:16-малай һәм 9 кыз. Шуларның 8 се гаиләдә  беренче бала,9 – икенче, 7 -  өченче, 1-дүртенче бала булып туган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International