Мортаза авылында мәдәният йорты төзү ахырына якынлашып килә. Эшләрнең 90 проценты башкарылган.
Республика программасы буенча төзелешкә 6,4 миллион сум бирелгән. Капиталь төзелеш идарәсе төзүчеләре бу көннәрдә эчке буяу-сылау, җиһазлар урнаштыру эшләрен төгәлләп килә. Мәдәният йортын сентябрь башында ачу планлаштырыла.