Баулы районында карабодайны гына урасы калган

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Баулы районында ашлык суктыру 87 процентка үтәлгән. 52,3 мең тонна икмәк урып-җыелган. Уңыш гектарыннан уртача 21 центнер тәшкил итә.

Баулы районында әлегә карабодай кырлары гына урылмаган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматы буенча, быелгы һава торышы карабодай серкәләнү өчен яхшы булмаган. Нәтиҗәдә әлеге кырлар әле дә чәчәк атуын дәвам итә, ә бөртек формалашмаган. Районда карабодай өч мең гектарга чәчелгән.

 

 bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International