Август аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Август аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде:16-малай һәм 9 кыз. Шуларның 8 се гаиләдә  беренче бала,9 – икенче, 7 -  өченче, 1-дүртенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Алан, Имиль, Әмир, Илья, Милан, Кирилл, Дмитрий, Эмиль, Рамзан, Михаил, Азамат, Данир, Родион, Артём, Юсиф, Аскар, Эсмира, Амелина, Ләйлә, Ралина, Сәида, Амелия, Алиса, Августина, Елизаветадигән  матур исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 21 яшь, иң яшь әтигә ­­22яшь, иң өлкән анага36һәм  иң өлкән әтигә 38 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 22 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.  Иң яшь каләшкә 18, әиң яшь кияүгә 20 яшь, иң олы кияүгә – 59, кәләшкә – 50 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International