Интертаттан 18 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

18 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.

18 сентябрьдә яңгыр яварга мөмкин. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +14..+19˚, көнчыгыш районнарда +23˚ градус. 

18 сентябрь.
Үсеш алучы ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында. 

 

Яшелчә бакчасы
Сарымсак тырнакларын яки сөенчекләрен кышка утыртып калдыру. Кәбестә уңышын җыярга кирәк. Уңыш җыеп алу. 

Чәчәк түтәле
Берьеллык чәчәкләрне кышка утыртып калдыру. Туфракны казу. Бүлмә гөлләрен утыртырга, күчереп утыртырга мөмкин. 
Бу вакытта өзеп алынган чәчәкләр озак сакланмый. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агач һәм куакларны утырту, күчереп утырту, чыбыкчалар әзерләү. Туфракны казу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International