Шәһәр һәм авылларны чистарак итик

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Шимбә, 15 сентябрьдә, Бөтендөнья чисталык көне узачак.

Россиянең иҗтимагый оешмалары берләшеп, бар җирдә чүп-чар яту проблемасын хәл итү өчен тарафдарлар табарга, шул нияттән Бөтендөнья чисталык көне уздырырга булган. Анда һәркем катнаша ала.

Бу көнгә әзерлек кысаларында Баулыда беренче эш итеп чүплекләр ачыкланган. Баулы районының инста-грамдагы рәсми битендә өмәләр уздыру зарур булган урыннар күрсәтелгән карта бар. Апар - вертолёт мәйданчыгы, 27нче микрорайонны шәһәр үзәге белән тоташтыручы җәяүлеләр күпере территориясе һәм 27нче микрорайондагы чишмә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International