Баулыларны Яңа ел хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Кадерле баулылар, акциягә түбәндәге ысуллар белән кушылырга мөмкин:
- 22 декабрьгә кадәр Гоголь ур., 14 адресы буенча укучылар йортына татлы бүләкләр һәм уенчыклар алып килергә.

- 25 декабрьгә кадәр акциянең партнер-кибетләре - "Эд-Эм" сәүдә үзәге, Универмаг фойесындагы Яңа ел чыршыларына  эленгән открытка сайларга, бүләк сатып алырга һәм аны «Игелек кәрҗине»ндә калдырырга яки Укучылар йортына алып килергә.
Барлык җыелган бүләкләрне 26-29 декабрь көннәрендә Кыш Бабай һәм Кар кызы балаларның өйләренә барып тапшырачаклар.
Теләгегез һәм мөмкинлегегез булса, Кыш бабай белән Кар кызына ярдәм итә аласыз.

Белешмә өчен телефон: 8 927 043 93 59 (Кадрия Каюмовна)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International