Баулыларга исәп-хисап үзәге хезмәтләре алу өчен яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле кулланучылар!

2019 елның 5 декабреннән «Баулы» УОН яңа адрес буенча урнашачак. Исәп-хисап үзәге хезмәтләрен алу өчен халыкка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Баулы ш., Сәйдәшев ур., 2 («Татэнергосбыт» АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү Баулы офисы бинасы).

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, торак-коммуналь хезмәтләр өчен теләсә нинди уңайлы ысул белән түләп була:

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында (<url>) https://uslugi.tatarstan.ru/);
банкларның хезмәт күрсәтү офисларында, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында;
банкларның онлайн-сервисларында;
"Россия Почтасы» ФДУП бүлекләрендә.
Исәпләү приборларының күрсәткечләрен уңайлы булган теләсә кайсы ысул белән тапшырырга мөмкин:

- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 15-25 числоларда;

- банкларның хезмәт күрсәтү офисларында,  "Россия почтасы" бүлекчәләрендә квитанция буенча түләгәндә;

- онлайн-сервислар ярдәмендә, мәсәлән, «АК БАРС», «Россия Саклык банкы» банкларының мобиль кушымталарында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International