Баулы районында "Мудорвай" иҗади конкурсы узды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүген Покров-Урустамак мәдәният йортында "Мудорвай" этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч һәм мәктәпкәчә сыйныф укучылары арасында республика конкурсының район этабы узды.

Покров- Урыстамак, Николашкино, Удмурт Ташлысы, Баулы шәһәренең яшь артистлары "Удмурт телендә шигырь уку", "Удмурт телендә җыр башкару. Соло", "Удмурт телендә җыр башкару. Коллектив", "Удмурт халык биюен башкару" номинацияләрендә үзләренең талантларын күрсәттеләр.

Чарада «Татарстан Республикасы удмуртларының милли мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Марина Иванова, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильмира Хөснуллина катнашты.

"Удмурт телендә шигырь уку" номинациясендә - Кирилл Алексеев һәм Бек Гладков (Покров-Урустамак мәктәбе, җитәкчесе Рәисә Безенова); "Удмурт телендә җыр башкару. Соло» - София Вотчинникова (Удмурт Ташлысы мәдәният йорты, җитәкчесе Ирина Вотчинникова); "Удмурт телендә җыр башкару. Коллектив» - «Родничок» вокаль ансамбле (Баулы шәһәренең 2нче мәктәбе, җитәкчесе Наталья Абзалова); «Удмурт халык биюен башкару» номинациясендә «Радуга» бию коллективы (Покров - Урустамак мәдәният йорты, җитәкчесе Наталья Зәйдуллина) җиңүче булды.

14 декабрьдә бу балалар Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында узачак фестивальнең йомгаклау гала-концертына барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International