Баулыда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яңа спорт төрен үстерәләр

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында бүген Баулының универсаль залында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен  тренажерларда ярышлары узды. Анда инвалидлар җәмгыятеннән, сукырлар җәмгыятеннән, «Благо» иҗтимагый оешмасыннан һәм «Я смогу» оешмасыннан тренажерлар комплексында шөгыльләнүче 30дан артык кеше катнашты. Мондый ярышларны үткәрү инициаторы-тренажерлар авторы Марат Ильясов.

Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина ачып җибәрде, ул барлык катнашучыларга уңышлар һәм яхшы кәеф теләде, Марат Ильясовны «Премия мира» бөтенроссия конкурсында җиңү белән котлады. Ярышларның хөкемдары кагыйдәләрне аңлатканнан соң, катнашучылар йөгерү юлына чыктылар.

Ярышларда Марат Ильясов үзе дә актив катнашты.

- Бу физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа спорт төре. Без аны беренче тапкыр Милләтләр кроссы вакытында уздырдык – ул вакытта тугыз кеше катнашты, - дип сөйләде ул. – Бу юнәлешне алга таба да үстерергә телибез. Мондый уртак чаралар үткәрергә һәм хезмәттәшлек итәргә кирәк дип саныйм. Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллинга, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховка, спортны үстерү бүлегенә, ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт. 

Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Үз категорияләрендә беренче урыннарны Руслан Кыямов, Расих Салихов, Константин Семыкин, Ирина Марущак һәм Светлана Войцех алды. Ярышларны оештыруда яшь буынга һәм «БлагоДарение» социаль инициативаларга ярдәм итү хәйрия фонды, спортны үстерү бүлеге спонсорлык ярдәме күрсәткән.

 

Автор: Айгөл Идиятуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International