ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Сүз Баулының түбән өлешендәге китапханә, «Я смогу» тренажер үзәге һәм 2нче спорт мәктәбе турында бара. Аларны ачу якындагы айга планлаштырыла. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин әлеге учреждениеләрдә ремонт эшләре барышын контрольдә тота, шушы көннәрдә ул янәдән аларда булды.

Баулыда автоспорт популярлаша бара. 26 гыйнварда туңган күлдә узган Татарстан көньяк-көнчыгышы кубогының өченче этабы моны тагын бер кат раслады.

25 гыйнварда "Трехгорка" чаңгы базасында Баулы районы чаңгы ярышлары узды. Аларда барлыгы 200дән артык кеше катнашты.


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә 25 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән буран көтелә, юлларда көчле бозлавык.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы "Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында" 2020 елның 1 гыйнварыннан 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә дип хәбәр итә.


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Баулы муниципаль районында чаңгы ярышлары узачак.

5 февраль көнне М. Җәлил исемендәге мәдәният йортының зур залында «Феерия дусларын җыя!» бию фестивале узачак.

20 гыйнвар көнне Баулы үзәк китапханәсендә Баулы турында китап чыгару мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Казанда 2020 елның 6-9 февралендә беренче тапкыр Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Анда Баулы активистлары да катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International