Баулыда чаңгы ярышлары узды

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнварда "Трехгорка" чаңгы базасында Баулы районы чаңгы ярышлары узды. Аларда барлыгы 200дән артык кеше катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде.

Ярышларның баш хөкемдары Миргалим Фәхриев кагыйдәләр белән таныштырды һәм барысына да уңышлар, яхшы кәеф, ә иң көчлеләренә җиңү теләде.

Буран уйнаса да, яшь спортчыларның кәефе күтәренке иде, һәркем җиңәргә теләде. Иң кечкенәләре-шәһәр һәм район мәктәпләренең 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары 500 метрга йөгерделәр. Кызлар арасында беренче булып шәһәрнең 2нче мәктәбе укучысы Әмилә Гыйльманова килде. Ул бирелгән дистанцияне 3,36 минут эчендә узды.
"Трехгорка" чаңгы базасы бер ай элек кенә ачылды, әмма баулылыларның яраткан ял итү урынына әверелергә өлгерде. Ял көннәрендә кешеләр аеруча күп. 1нче спорт мәктәбендә алынган мәгълүмат буенча, көненә 60-70 кеше чаңгы базасына килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International