Әгәр градуснигыгыз яки башка терекөмешле приборыгыз ватылса, түбәндәгене эшләргә кирәк:
Һава керү һәм бинадагы температураны төшерү өчен тәрәзәләрне ачыгыз (фатирда җылырак булган саен, металл тизрәк парга әйләнә бара).
Прибор ватылган бүлмәгә кеше һәм йорт хайваннары керүне чикләгез.
Резин перчаткаларда һәм авыз-борынны марля бәйләвече белән каплап, суда юешләнгән газета белән терекөмешне җыеп алыгыз, иң вак шарларны лейкопластырь белән җыярга була.
Җыелган терекөмешне сулы савытка салыгыз һәм ныклап ябыгыз. Су терекөмеш парга әверелмәсен өчен кирәк. Савытны чүп-чар чиләгенә, унитазга ташламагыз һәм урамга түкмәгез!
Терекөмеш түгелгән урынны щетки яки пульверизатор ярдәмендә куе марганцовка эретмәсе белән эшкәртергә кирәк.
Якынча бер сәгатькә калдырып торыгыз, ә аннары сабын-сада эремәсе белән юыгыз.
Бер тәүлек бүлмәгә кермәскә тырышыгыз. Аннары идәнне су белән юарга була.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының бердәм дежур - диспетчерлык хезмәте (ЕДДС): 8 (85569) 5-17-23