Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы күләме турында белешмәлек

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы "Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында" 2020 елның 1 гыйнварыннан 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә дип хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 129, 133 статьялары нигезендә, бу чорда тулысынча эш вакыты нормасын эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән айлык хезмәт хакының гомуми суммасы билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким була алмый.

Шуңа бәйле рәвештә, эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләп бетергән хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы күләме минималь хезмәт хакының билгеләнгән күләменә (аена 12 130 сум) җитмәсә, эш бирүчеләргә аны күрсәтелгән күләмгә җиткерүне тәэмин итәргә кирәк.

Хезмәткәрләргә хезмәт хакын билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким булмаган дәрәҗәгә җиткергәндә, махсус һәм зарарлы шартларда, төнлә эшләгән өчен түләүләр исәпкә алынмый, алар өстәлеп түләнергә тиеш.

Хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Шуңа бәйле рәвештә, хезмәткәрләр, эш вакытының айлык нормасын тулысынча үтәгән очракта, айлык хезмәт хакы билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан кимрәк булса, хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатларында, Татарстан Республикасында Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International