Баулыда картинг буенча ярышлар узды

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Баулыда автоспорт популярлаша бара. 26 гыйнварда туңган күлдә узган Татарстан көньяк-көнчыгышы кубогының өченче этабы моны тагын бер кат раслады.

Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан, Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы, Азнакай, Сарман, Урыссу, Лениногорск, Баулы, Уфа һәм Октябрьский шәһәрләреннән 88 пилот катнашты.

"Пегас" картинг-клубы җитәкчесе сүзләренә караганда, Баулыда картинг секциясендә 30га якын бала шөгыльләнә, аларның 22се республиканың көньяк-көнчыгышы Кубогының өченче этабында Баулы районы данын яклаган.

Беренче этап нәтиҗәләре буенча Баулы "Пегас" командасы өченче, ә Урыссуда узган икенче этапта дүртенче урын алган иде. Кичә узган ярыш кышын Баулы җирендә үткәрелә торган икенчесе булды. Үз трассаңда чыгыш ясау һәрвакыт җиңелрәк. Моны пилотлар үзләре дә билгеләп үтә.

 Баулы егете Денис Романов "Хонда" классында беренче урын яулады. Ә команда зачетында "Пегас " дүртенче урынны алды.

Фото: Instagram челтәре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International