Татарстанда коронавируска каршы көрәш штабының рәсми аккаунты ачылды - @ stopcovid19.rt.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан 18 марттан башлап барлык бүлекләрдә гражданнарны кабул итүне туктата.
27, 30 мартта, электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару сәбәпле, электр энергиясен өзү планлаштырыла.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптә торучы яшь гаиләләрне 1 гыйнвардан 1 майга кадәр «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы Законы кысаларында яңадан теркәү башкарыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб төзелде, аның составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, ФАСның Татарстан Республикасы Идарәсе кереде.
Тыл һәм Хезмәт ветераны Мөтәвәздига Гозәерова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Ул гына да түгел, аңа һәм тормыш иптәше Гәбделхарис абыйга “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медале дә тапшырылды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда язгы каникуллар башлану вакытын, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, бер атнага алга күчерергә кушты.
2020 елның 23 мартыннан 23 апреленә кадәр максималь массасы 3,5 һәм аннан күбрәк булган механик транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чик куелачак.
Күп кеше катнашында чаралар 15 апрельдән соң гына узачак.
Кагыйдәләр буенча, йөк транспорт чараларын һәм автобусларны йөртүчеләр руль артында тугыз сәгатьтән артык була алмый.