Баулы укучыларының каникуллары 19 марттан башлана

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда язгы каникуллар башлану вакытын, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, бер атнага алга күчерергә кушты.

Мәктәпләрдә каникуллар 19 марттан башланачак. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты, каникулларны озайтырга кирәк булган очракта, мәктәпләрдә дистанцион укыту мәсьәләсен карарга кушты.

15 апрельгә кадәр Татарстанда Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота, дип хәбәр итә "Татар-информ"МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International