Язгы чорда Баулы шәһәре юлларында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләү турында

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының "Баулы шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең "2020 елның язгы чорында Баулы шәһәренең урам-юл челтәрендә механик транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү турында" 38 номерлы карары нигезендә Баулы шәһәре башкарма комитеты түбәндәгеләрне хәбәр итә.

2020 елның 23 мартыннан 23 апреленә кадәр максималь массасы 3,5 һәм аннан күбрәк булган механик транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чик куелачак.

Кирәк булган очракта, максималь массасы 3,5 һәм аннан да күбрәк булган транспорт чаралары хуҗаларына, бердәм үрнәктәге махсус рөхсәт кәгазен рәсмиләштерү юлы белән йөрү рөхсәт ителәчәк.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8(85569) 5-38-72 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International