Кагыйдәләр буенча, йөк транспорт чараларын һәм автобусларны йөртүчеләр руль артында тугыз сәгатьтән артык була алмый.
Юл-транспорт һәлакәтләренә эләкмәс өчен хезмәт режимын сакларга кирәк . Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.
Арыганлык симптомнары барлыкка килгәндә, руль артында утыручыга 15 минутка булса да тукталырга һәм йокларга кирәк булачак, дип киңәш итте КДМУның неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире профессор Эдуард Якупов.
Әйтергә кирәк, татарстанлыларның 49,2 проценты сәламәт йокы нормаларын боза, ул көнгә 7-8 сәгать тәшкил итә, дип хәбәр итә "Татар-информ"МА.