14 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле, 28 баулылы коронавирус белән авырган. Бу хакта Баулы районындагы Роспотребнадзор территориаль бүлеге белгече-эксперты Айгөл Сәбитова хәбәр итте.
Туклануны оештыру турында ата-аналарга хәбәр итү максатларында, гимназиядә көн саен иртәнге ашларны һәм төшке ашларны дегустацияләү уздырыла. Чарада ашханә хезмәткәрләре, гимназия вәкилләре һәм, әлбәттә инде, ата-аналар актив катнаша.
Бүген баулылы Рәйхана Хәнипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Татарстан Республикасы территориясендә күп итеп кая явуы көтелә, күз күреме 500-1000 м га кадәр начарлана, буран, көчле җил 15-17 м/с, юлларда кар көртләре.
2021 елның 10-12 февралендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексының төп тармаклары экспозициясен берләштерүче 3 нче махсуслаштырылган «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе һәм эшлекле форум узачак, аның төп вакыйгасы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2020 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2021 елга бурычлар» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышын уздыру булачак.
Ярминкә иртәгә - 16 гыйнвар көнне булачак.
«ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына старт бирү турында игълан итә.
Татарстан трассаларында көчле кар, буран һәм күз күреме чикләнгән булу аркасында, автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәтен чиклиләр.
Татарстан территориясендә урыны белән төнлә къп итеп кар явачак, буран, күз күреме 500-1000 м га кадәр начарлана, юлларда кар көртләре көтелә.
«Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлеге белән «Минем Татарстан» бәйгесен игълан итте.