Баулы районында ОРВИ белән авыручылар саны артты

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

14 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле, 28 баулылы коронавирус белән авырган. Бу хакта Баулы районындагы Роспотребнадзор территориаль бүлеге белгече-эксперты Айгөл Сәбитова хәбәр итте.

28 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр коронавирус белән авырган 12 кеше теркәлгән. Авырулар белән элемтәдә 22 кеше булган, аларның барысы да медицина күзәтүе астында. Ел башыннан бирле 26 баулылыга үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Әлеге чорда районыбызда яшәүче 97 кеше ОРВИ белән чирләгән, шул исәптән 18 яшькә кадәрге балалар - 49 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International