Туклануны оештыру турында ата-аналарга хәбәр итү максатларында, гимназиядә көн саен иртәнге ашларны һәм төшке ашларны дегустацияләү уздырыла. Чарада ашханә хезмәткәрләре, гимназия вәкилләре һәм, әлбәттә инде, ата-аналар актив катнаша.
- Мәктәп менюсы барлык таләпләргә һәм нормаларга җавап бирә, шулай ук сәламәт туклану принциплары үтәлә, - дип сөйләде гимназия директоры Флореда Фәхриева. - Ата-аналар ризык әзерләүнең сыйфатына, төрлелегенә уңай бәя бирәләр.
- Мин балаларыбыз мәктәптә ашаган ризыкларны дегустацияләү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтлемен, - диптәэсирләре белән уртаклашты өченче сыйныф укучысы Раяз Сәйфуллинның әнисе. - Ашамлыклар өйдәге кебек тәмле әзерләнгән. Мәсәлән, бүген сыер ите белән пылау, лимонлы чәй, кишер салаты һәм икмәк бирелде.
Беренче булып иртәнге ашка башлангыч сыйныфлар килде. Ризыкларны ошатулары күренеп тора иде.
Индира Сәйфуллина.