14 һәм 15 гыйнварда тискәре метеорологик күренешләр турында кисәтүе

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан трассаларында көчле кар, буран һәм күз күреме чикләнгән булу аркасында, автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәтен чиклиләр.

Автобуслар өчен 14.00 сәгатьтән (мск) һәм йөк транспорты өчен 16.00 сәгатьтән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы федераль әһәмияттәге автомобиль юллары участокларында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелә. Уңайлы һава шартлары башлану белән  хәрәкәтне чикләү бетереләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International