«ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына старт бирү турында игълан итә.
Конкурс 2 этапта уздырыла, алар кысаларында 2020 елда ТИҮ эше бәяләнә.
I этап - муниципаль - муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә. Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү срогы: 2021 елның 20 гыйнварыннан 2 февральгә кадәр.
Конкурсның I этабына, заявкаларны кабул итү вакыты һәм урыны, муниципаль конкурс комиссиясенең почта һәм электрон адреслары, консультацияләр алу өчен контакт телефоннары Татарстан Республикасы муниципаль районнарының (шәһәр округларының) рәсми сайтларында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштырыла.
II этап - республика этабы - Конкурс комиссиясе тарафыннан уздырыла. Конкурсның II этабына гаризалар кабул итү срогы: 2021 елның 10 - 24 февралендә.
Гаризалар кабул итү урыны: Казан шәһ., Батурин ур., 7а йорт, 140 каб.
Кабул итү вакыты: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
Почта адресы: 420111, Казан ш., Батурин ур., 7а й.
Эл.адресы: Anastasiya.Ahmet@tatar.ru
Контакт телефоннары:
Столяров Сергей Николаевич 8(843) 293-60-24
Әхмәттвәлиева Анастасия Вячеславовна 8 (843) 292-22-10