Баулы ветеранын юбилей белән котладылар

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген баулылы Рәйхана Хәнипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Юбилярны әлеге истәлекле дата белән Баулы районы башлыгы урынбасары Р.Хәмидуллин, «Баулынефть» идарәсе вәкилләре - профсоюз комитеты рәисе Р.Муллаев, элеккеге һәм хәзерге ветераннар советы рәисләре Ч.Фәтхуллин һәм И.Шаймарданов котлады. Алар Рәйхана апага изге теләкләрен җиткерделәр һәм Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Рәйхана апа Баулыда, Яктыккүл авылында алты балалы гаиләдә туган. Сугыш чоры баласы, ул вакытларның барлык авырлыкларын кичерә. 

Рәйхана апа сугыштан соң да колхозда эшли, ә лаеклы ялга "Бавлынефть" идарәсеннән чыга, анда ул ун елдан артык торак-коммуналь хуҗалык системасында эшләгән. Тормыш иптәше белән бергә  өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ул кече улы гаиләсендә яши. Рәйхана апа бай әби - аның җиде оныгы һәм инде җиде оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International